Елгалар да хәзер ике телдә
Җәмгыять

Елгалар да хәзер ике телдә

Республикабызда ике теллелекнең гамәлгә кертелүе район җирлекләрендәге элмә такталардагы русча гына булган исемнәргә татарчасын өстәде, яки киресенчә булды.

Дәүләт карамагындагы оешма-предприятиеләр бу эшкә аеруча да актив алындылар, хәзер Балтач районында да исемнәр ике телдә күрсәтелә. Район мәдәният йортларында ике телдәге элмә такталар инде куелып бетте, юл күрсәткечләрендә дә тәртип, елга-күлләр дә ике исемдә. Эшмәкәрләр дә канун үтәлешенә бердәм булып кушылса иде.


ике телдә

Нет комментариев