"Гарифҗан ага – легенда, ә музее аның – чын һәйкәл!" ди районның "Росгосстрах" хезмәткәрләре (+фоторепортаж)
Җәмгыять

"Гарифҗан ага – легенда, ә музее аның – чын һәйкәл!" ди районның "Росгосстрах" хезмәткәрләре (+фоторепортаж)

"Халыклар дуслыгы" музеена сәяхәт кылу - безнең коллектив өчен үзе бер истәлекле, тарихи вакыйгага тиң булды.

Чепья авылындагы "Халыклар дуслыгы" музее, чын мәгънәсендә, районыбызның йөзек кашы. Моның шулай икәненә бирегә килеп, бусагасын атлап кергән һәркем инаныр. Чөнки ул күп милләтле районыбыз өчен зур горурлык булып тора. Шушы көннәрдә музейны сафка бастыручы, экспонатлар белән тулыландарып, баетып тотучы, аның ярты гасырдан артык алыштыргысыз директоры - Гарифҗан Галиевның гомер бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр.
Без дә шушы уңайдан, хезмәт коллективыбыз белән "Халыклар дуслыгы" музеенда булып, тамаша кылып кайттык. Гарифҗан агага бирегә килүебезнең төп сәбәбен әйткәч, ул ихластан сөенде. "Сез "Росгосстрах" белән бер гасырның тарихи ядкарьләре, Сез гомерегез буе халыкка хезмәт итүчеләр бит!" дип сәламләдек. Чөнки безнең иминият компаниясенең дә 95 еллык тарихы бар, күптән түгел генә Россия күләмендә зур масштабта юбилеен билгеләп үтте. Шуңа күрә бер гасырга тиң юбилей уңаеннан, мәртәбәле райондашыбыз - Гарифҗан аганы тәбрикләү, безнең коллектив өчен үзе бер истәлекле, тарихи вакыйгага тиң булды.
Бу экскурсиядә коллективыбыздагы 45 хезмәткәрнең 20сенә катнашу насыйп булды. Без шушы җирлектә яшәп тә районыбыз тарихын, үзебезнең үткәнебез турында берни дә белмибез икән бит әле, дигән нәтиҗәгә килдек. Андагы тарихи мирасның күплегенә, экспонатларның төрлелегенә хәйран калдык. Һәрбер зал үзе бер тарих!!! Күренешләр безне үткәннәргә алып кайтты, әби-бабаларыбызның эш кораллары, балачагыбыз белән бәйле хәтирәләр, фотосурәтләрдәге таныш йөзләр, әйтерсең лә, чорлар аша, безне сәламлиләр кебек тоелды. Гарифҗан Галиев һәр экспонат турында шундый мавыктыргыч, кызыклы итеп сөйли-сөйли, заллар буйлап таныштырып барды, аның дәртле, көр тавышы үткән белән бүгенге тормыш арасында бер сихри "күпер" салды...
Бер гасырга тиң гомерендә дәһшәтле сугыш елларын кичергән, мактаулы хезмәт юлы үткән, үзеннән соң шундый хәзинә калдырган олпат шәхескә карап, 90 яшендә дә хезмәт урынында булуына сокланмый калу мөмкин түгел иде! Гарифҗан ага безне музей белән таныштырып чыккач, чәй табыны артына дәште. Хезмәттәшләребез арасыннан Кариле авылының уңган аш-су остасы Гөлфәния Мәхмүтова мич коймакларына кадәр пешереп алып килүе бу истәлекле көнебезне тагын да ямьләндереп җибәрде. Легендар шәхес янәшәсендә булып, аның күңел сандыгындагы хатирәләр белән уртаклашу - безнең өчен гаять тә бай, рухи бүләк булды.
Музейның эшчәнлеген тәэмин итеп тору өчен 20 елдан артык кулга-кул тотынышып эшләп, үзенә дәвамчылар тәрбияләгән Сания Бариева, Ираида Кумаева, Ирина Тихонова, Надежда Уракова, Анфиса Ермухинаның хезмәтләре дә бәяләп бетергесез. Без музейдан матур тәэсирләр алып кайттык. Гарифҗан ага - бу музейны булдыру белән үз-үзенә һәйкәл куйган чын шәхес, дип горурландык.
Районның "Росгосстрах" иминият компаниясе коллективы

250

Нет комментариев