Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Җәмгыять

Янгыннардан сакланыйк

Язгы матур, җылы көннәр килү белән районыбызда янгын очракларының килеп чыгу мөммкинлеге арта. 2026 ел яңа башланды, әмма инде булган янгыннар күпләрнең милкенә зыян салды, борчуларын арттырды

Агымдагы елның апрель башына районда 5 янгын очрагы теркәлде. Янгынның төп сәбәпләре булып электр җиһазларын урнаштыру һәм файдалану кагыйдәләрен үтәмәү, шулай ук мич якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу сәбәпче булды.

Янгын очракларын булдырмау йөзеннән, янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан Балтач муниципаль районының 2026 елга янгын куркынычы чорына әзерлекнең торышы тикшерелде. Нәтиҗәдә кимчелекләр ачыкланды.

Татарстан Республикасы территориясенда 2026 елның 15 апреленнән янгын чыгу кypкынычы сезоны кертелә. Бу чорда урман яннарына урнашкан, янгыннары чыгу куркынычы янаган торак пунктлар урнашкан һәр җирдә саклану чараларын башкару таләп ителә.

Янгын куркынычсызлыгын үтәмәгән өчен штрафлар күләме шәхси затлар өчен — 1-1,5 мең сум, рәсми затларга — 6-15 мең сум, ә юридик затлар өчен исә — 150-200 мең сум тәшкил итә.

Агымдагы елның 15 апреленнән 11 майга кадәр янгынга каршы махсус режим игълан ителәчәк, дип көтелә. Бу — янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга штрафлар күләме ике тапкырга артачак дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын