Юлларда сак һәм игътибарлы булуыгыз сорала!
Бөек Җиңү көненә хәзерлек уңаеннан, хәрби хезмәттә булган ир-егетләр катнашында шимбә - 5 май көнне15.00 сәгатьтә - Балтач сөт-май комбинаты янындагы мәйданда, 8 май көнне дә район үзәгендә 15.00 сәгатьтә Җиңү парадының генераль репетицияләре булачак. Шул сәбәпле Ленин урамының үзәк өлеше икенче көнгә, ягъни 9 майда 15.00 сәгатькә кадәр ябылып торачак.
Бу көннәрдә автомобиль йөртүчеләрнең, җәяүлеләрнең сак һәм игътибарлы булуларын, юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклауларын сорыйбыз!
Нет комментариев