Ихлас йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләре
Зәңгәр күктә оча ике кошкай, Чиксез бәхетлеләр парлыга. Иң-иң гүзәл җырын алар җырлый, Сөю белән карый парына.
Кошчыклары - олы шатлыктыр.
Кошларның да теләкләре изге -
Тату яшәү, тигез картлыктыр.
Давыл чыгып, ярын алмаса.
Чут-чут килеп сайрашырлар иде,
Язмыш дигәннәре аяса.
Җиңмәстәй авыры була шул.
Каерыла канатлар, сыналар,
Йөрәккә ут булып тула шул.
Үзе генә, ялгыз нибары.
Сайравы да үзәкләрне өзә,
Сагыну-сагыш тулы моңнары...
Әйтеп аңлата алмаслык авыр минутларда янәшәбездә терәк булган якыннарыбызга, әти-әниләребезгә, туганнарыбызга, күршеләребезгә, дусларыбызга, үзебезнең классташларыбызга, Балтач урта мәктәбе коллективына, кызларыбызның классташларына, аларның әти - әниләренә, озынайтылган көн группасының район методик берләшмәсенә нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр. Үзем белем-тәрбия биргән укучыларымның, аларның әти-әниләренең янәшәдә булуы да җаннарны җылытты. Исемнәрен аерып әйтмәгән якын кешеләребез зинһар үпкәләмәсен. Һәммәгез һич кайгы-хәсрәт күрми, тигезлектә, иминлектә яшәгез. Пар канатлар каерылмасын, якыннарны югалту ачысын татырга язмасын.

Ихлас йөрәктән олы рәхмәт белән: Лилия Җамалиева,
Балтач бистәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев