Прививкадан соң беренче ике атна дәвамында, йогышлы авырулар белән авыручылар белән элемтәгә кермәскә кирәк
Грипптан иң беренче чиратта 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, авырлы хатын-кызларга һәм хроник авырулары булган пациентларга прививка ясатырга кирәк, дип хәбәр итте Роспотребнадзор. Бу хакта РИА Новости яза.
«Беренче чиратта гриппка каршы вакцинация 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, балаларга, йөкле хатын-кызларга, хроник авырулары булган пациентларга, медицина һәм социаль хезмәткәрләргә, шулай ук мәгариф оешмалары хезмәткәрләренә киңәш ителә», - диелә хәбәрдә.
«Прививкадан соң беренче ике атна дәвамында, йогышлы авырулар белән авыручылар белән элемтәгә кермәскә кирәк», - дип кисәттеләр ведомствода.
Татар-инфор
Нет комментариев