Сәлимә Зәкиева: «Бар назымны бирәм оныкларга»
Җәмгыять

Сәлимә Зәкиева: «Бар назымны бирәм оныкларга»

Улы махсус хәрби операциядә һәлак булгач, Сәлимә Зәкиева ике оныгын да үз янына кайтартты

Сәлимә апа безне өй ишекләрен киң итеп ачып каршы алды. Без дигәнем Габделхакова Миннәзия Хәсиятовна – Балтач районы башкарма комитеты каршындагы опека һәм попечительлек тармагының баш белгече һәм дә  “Хезмәт” газетасы журналисты. 32 ел әлеге өлкәне җитәкләүче Миннәзия Хәсиятовна караучысыз калган балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау белән шөгыльләнә.

Сәлимә апада да әти-әни назына мохтаҗ ике егет тәрбияләнә. Алар Балтач мәктәбендә белем алалар, бер-бер атлы тугангамы, игезәкләр кебек күренгән унике-унөч яшьлек Рөстәм белән Илһам әби-бабай җылысын тоеп, матур гына гомер кичерәләр. Әбиләре бер дә тик тотмый аларны, хезмәт тәрбиясе дә бирә, белемгә дә вакыт бүленгән, спортзалга да йөртә, кул эшләренә дә өйрәтә.

Балтач бистәсендә яшәүче Сәлимә апалар быел тау башындагы өйләреннән аскы урамга, бистәнең спортзал, үзәк хастаханә, балалар бакчасы  һәм гимназия урнашкан инфраструктуралы җирлеккә күченделәр. Бирегә килдек дип балалар Балтач мәктәбеннән китмәде, әти урынына калган Фәнис абыйлары көн дә мәктәпкә илтә, алып кайта, Рөстәм “Балтач” спорткомплексына каратэ түгәрәгенә йөри, уңышлры да бар, Илһам да спорт белән мавыга.

Миннәзия Хәсиятовна балаларның яшәү шартлары белән кызыксынды, бүлмәләрен дә карады, буш вакытта балалар нишли, берсен дә күз уңыннан җибәрмәде, балаларның яхшы киенүләре, тамакларының туклыгы вәкил өчен бик мөһим, чөнки әлеге балалаларны дәүләт кайгыртып тора, аларга тиешле-җитәрлек дәрәҗәдә пособие билгели. Ә инде ул пособиеләр максатчан файдаланыламы, анысы намус эше.

Язманың дәвамын «Хезмәт» газетасының 42 санында укый алачаксыз


опека

Нет комментариев