Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Инвалид балага сугу дәрәҗәме?

Моннан берничә атна элек авырып район үзәк хастаханәсенә барырга туры килде, төшкә кадәр эшем бетмәгәнлектән, төштән соң да шунда юл алдым. Табиб ишек төбендә утырганда яныма бер хатын килеп басты, текә генә итеп телефоннан сөйләшә бу.

Шуннан соң игътибар иттем, каршымда әлеге хатынның малае утырганын һәм аның инвалид булуын. Бала бер секунд та тик тормады, үзенә шөгыль табып кына торды. Әнисе кулына да сукты, әрләп тә алды үзен, ләкин чалтыратып баш артына китереп суккач, үземнең өстән кайнар су сипкәндәй булды. Ни өчен соң шул балага кул күтәрергә? Якын тирәдә утыручылар да игътибарын бала белән анага юнәлтте, тик әни кешенең генә исе китмәде, дәрәҗәле берәр эш эшләгәндәй басып торуын дәвам итте. Юкса, баш артына шуның кадәр сугарлык итеп ул бала бер әйбер дә эшләмәде. Бары тик вакыт үткәрү өчен үзенә кызык булып тоелган әйберләр белән шөгыльләнде.

Әлеге хәлдән соң да байтак вакыт узды, ләкин шул малайның елмаерга тырышып та елмая алмаганын, ә еларга әзер йөзен һәм калтыраган иреннәрен яшерергә тырышып читкә каравын оныта алмыйм. Кешеләр янында баласын кыйнаудан тартынмаган бу ана өйдә нинди икән?
Фото: youtube.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250