Балтач мәдәният үзәгендә өлкәннәрне хөрмәтләделәр. Тулырак фотосурәтләрдә...
Район мәдәният үзәгенең тамаша залында энә төртерлек тә урын юк иде. Балтач һәм Балтач зонасы авылларыннан чакырылган өлкәннәр өчен мәдәният үзәге хзмәткәрләре көче белән хәзерләнгән зур концерт-тамаша күрсәтелде.
Бәйрәм тантанасында муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин өлкәннәребезне бәйрәм белән котлады, аларның җәмгыятьтәге урыннарын югары бәяләп, тормышларында бәрәкәт, сәламәтлек теләде.
Район кураторы, Төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасының дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе дәүләт автоном учреждениесе башлыгы Мәҗит Хаҗип улы Салихов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау җиткерде.

Автор фотолары һәм видеосы
Нет комментариев