Көчле җил кыска вакытлы – берничә минут булса да, зыяны шактый.
Буада көчле җил, яшен булган, боз яуган. Бөтен хезмәтләр дә табигый гарасат нәтиҗәләрен бетерү эшенә керешкән. Бу турыда Буа районы башлыгы Ранис Камаретдиновка сылтама белән «Татар-информ» яза.
Көчле җил кыска вакытлы – берничә минут булса да, зыяны шактый: агачлар ауган, коймаларга, машиналарга зыян килгән, дигән башлык.
«Оператив чаралар күрү өчен, гарасатның башка нәтиҗәләре ачыклана», – дип яза ул «ВКонтакте»да сәхифәсендә.
Нет комментариев