Миңнеханов Эр-Риядта ИННОПРОМ халыкара күргәзмәсендә булды
Энергетика, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы кебек тармакларда хезмәттәшлекне киңәйтү өчен зур потенциал күрәбез
Рөстәм Миңнеханов ИННОПРОМ күргәзмәсен карауда һәм Эр-Риядта (Согуд Гарәбстаны) уза торган «Хезмәттәшлек энергиясе: киләчәк сәнәгате өчен инновацияләр» төп пленар сессиясендә катнашты.
- Энергетика, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы кебек тармакларда хезмәттәшлекне киңәйтү өчен зур потенциал күрәбез, - дип ассызыклады республика рәисе, Татарстан компанияләре продукциясен халыкара мәйданчыкта тәкъдим итү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан рәисе катнашучыларга Россиядә ислам банкингы проектларын гамәлгә ашыруда пилот проектка әверелгән республика турында, Казанда «Айофи» ислам финанс институтларының бухгалтерлык исәбен һәм аудитын оештыруның вәкиллекле үзәген ачу турында сөйләде, аның эшчәнлеге Россия эчендә генә түгел, БДБ илләрендә дә партнерлык финанслары стандартларын үстерүгә юнәлдереләчәк.
Рөстәм Миңнеханов катнашучыларны ислам финанславы шартларында Татарстанда уртак проектларны гамәлгә ашыруда, шулай ук Казанда уздырылучы «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумында катнашырга чакырды, дип яза Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев