Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Мөфти урынбасары Ришат Хәмидуллин: «Изге Болгар җыены-2025» — дини яктан көчлерәк булачак

Җыенның төп вакыйгасы булган тәүбә намазы Болгар шәһәрчегенең Кече манарасы янында оештырылачак

Ел саен үткәрелә торган «Изге Болгар җыены» мөселманнар съезды быел 18 майда узачак. Чара «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисади форумының мәдәни программасы кысаларында булачак. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

«Ниһаять, янәдән шушы күренекле дата җитеп килә. Халык аны ел саен көтеп ала. Бүгенге заманда ялганлап язучы тарихчылар да бар. Ә бу чара — тарихи кыйммәтләрне сакларга да ярдәм итә. Быел без программага да үзгәрешләр керттек. «Изге Болгар җыены-2025» — дини яктан көчлерәк булачак. Вәгазьләр күп яңгыраячак, мөнәҗәтләр акапеллага башкарылачак, музыкасыз. Моны узган елларда халык та сораган иде. Танылган вәгазьчеләрне чакырдык», — диде ТР мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары Ришат Хәмидуллин.

Җыенның төп вакыйгасы булган тәүбә намазы Болгар шәһәрчегенең Кече манарасы янында оештырылачак. Оештыручылар ассызыклавынча, башлангычның күпьеллык илһамчысы — Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин дә биредә намаз укыячак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев