Норма җирлеге яшьләренең форумы узды
Җәмгыять

Норма җирлеге яшьләренең форумы узды

Җирлекләрдә яшьләрнең җыелып сөйләшүләре, фикер алышулары дәвам итә. 22 гыйнвар көнне Норма мәдәният йортында авыл җирлеге, "Хыял" яшьләр үзәге, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, "Яшьләр гвардиясе" белән берлектә җирлек яшьләренең форумы узды.

Форум барышында яшьләр үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрде, сорауларга җаваплар алды, фикер алышуларда актив катнашты. Соңыннан "Яшьләр онлайн" дигән төркем булдырылды, аның лидеры итеп Норма авылыннан Гөлназ Асадуллина сайланды. Яшьләр үзалларына максат куеп, киләсе елга булган бурычларны үтәү нияте белән таралышты.


250

Нет комментариев