Район Сабан туе гөрли
Батырларның әниләрен дә бүләкләделәр
Бүген Балтачыбызның искиткеч гүзәл табигать кочагында татар халкының милли бәйрәме — Сабан туе гөрли. Мәйдан тулы матурлык, бөтенлек, бөтен нәрсәбез дә җитеш, безгә бары тик тынычлык кына кирәк. Җәлил хәзрәтебез ил-көнгә бәрәкәт теләп дога кылды, һөнәрчеләр, һәвәскәрләр утравыннан Сабан туй мәйданына юл тоткан мөхтәрәм кунакларыбыз сәхнәдән изге теләкләрен җиткерделәр. Алар арасында Балтач халкы өчен кадерле булган Марат Әхмәтовның да булуы бәйрәмгә ямь өстенә ямь бирә. Марат Әхмәтов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның да котлау сәламнәрен алып килгән. Кайнар алкышлар астында районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин сүз ала һәм игенче белән терлекчегә мактау сүзләрен ирештерә.
— Басу-кырларда чәчүлекләрне тәрбияләү,терлек азыгы хәзерләү эшләренә старт бирелде.Терлекчеләребезнең көндәлек нәтиҗәле тырыш хезмәте белән 400 тоннадан күрәк сөт җитештерелә. һәр яшәеш елны мул икмәкле, сөтле һәм итле итеп тәмамлар өчен никадәр тырышлык таләп ителгәнлеген авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр генә бар нечкәлеге белән аңлый, — диде Рамил Рәшитович үзенең чыгышында.
Ватан сакчылары елы уңаеннан ил алдында хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган Батырларның әниләрен дә бүләкләделәр, аларга карап күңел тула, күзләр яшьләнә,әмма яшәргә кирәк, Батырларның якты истәлеге хакына булса да, сагыш утында дөрләп янып булса да яшәргә, алга барырга кирәк.
Җыр-бию, тарихи мизгелләр, талҗян моңнары, җигүле атлар...Бәйрәмнең ачылышы гадәттәгечә матур узды, шушылай күңел күтәренкелеге белән яшәүләр гомерлек булса иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев