Инде җиденче ел рәттән «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте «Татарстан почтасы» белән бергәлектә хат ташучылар һәм почта бүлекчәләре арасында бәйге үткәрә.
"Иң яхшы шәһәр хат ташучысы" номинациясендә исә Юлия Морозова (Яшел Үзән шәһәре) бүләкләнде. "Почта элемтәсенең иң яхшы бүлеге" номинациясендә - Кама Тамагы районының Тенки авылы почта бүлеге, "Журналлар буенча иң яхшы тираж" номинациясендә - Чүпрәле районының Кече Ченлы авылы почта бүлеге беренчелекне алды. Бәйгенең аерым җиңүчеләре - 15 мең, ә почта бүлекләре 30 мең күләмендә акчалата бүләккә ия булды. Җиңүчеләрне «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте директоры Андрей Кузьмин котлады.
Нет комментариев