Регина белән Инсаф - «Күңел түреннән» I Россиякүләм иҗади конкурсы җиңүчеләре
Җәмгыять

Регина белән Инсаф - «Күңел түреннән» I Россиякүләм иҗади конкурсы җиңүчеләре

«Күңел түреннән» I Россиякүләм иҗади конкурсына нәтиҗәләр ясалды

Бу көннәрдә «Күңел түреннән» I Россиякүләм иҗади конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Конкурска 5 номинациядә барлыгы 500дән артык эш кабул ителде, дип хәбәр итә бәйгене оештыручылар.

Әлеге бәйге райондашларыбызга да зур җиңүләр алып килде. Үзе иҗат иткән проза әсәрен иң яхшы башкаручылар арасында (6-12 яшь)  Регина Шәрифуллина беренче урынны яулады.

Танылган язучының проза әсәрен иң яхшы башкаручылар арасында (19+) Инсаф Сәләхетдинов өченче призлы урынга лаек булды. Котлыйбыз.

Җиңүчеләр 18 декабрьдә Казан шәһәренең "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында бүләкләнәчәкләр. Тантана 10:00 сәгатьтә башлана!

Фото


Нет комментариев