Ор авылында туып үскән, хәзер Казан шәһәрендә яшәүче Ринат Җәләлов быел да рамазан аенда авылдашларын сөендерде.
Мәчеткә йөрүче әби-бабаларга күчтәнәч пакетлар өләште. Авылыбызның төзеклеге, матурлыгы, чишмәләребез суының сафлыгы һәм муллыгы, зиратыбызның буялган коймалары өчен дә без олы йөрәкле авылдашыбызга чиксез рәхмәтле. Бу изге эшләрдә Ринатка ярдәм кулы сузган Вәзил Вәлиев һәм Лена ханымга да хөрмәтебез зур.
Изге рамазан аенда авылдашларына күрсәткән изгелек-игелекләре үзләренә дә яхшылык булып әйләнеп кайтсын. Авылыбызда шушындый киң күңелле кешеләрнең күп булуы күңелләргә рәхәтлек иңдерә.
Фото: http://mic.tatarstan.ru/sostav-soveta.htm
Нет комментариев