Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ринат Шиһабетдинов: "Без аннан бик күп нәрсәләргә өйрәндек: һөнәри осталыкка да, кешелеклелеккә дә"

Рәхмәтемне дә белдерим дип, үземнең биредә туган сорау-фикерләремә дә ачыклык кертәсем килеп, бүлек мөдире Ринат Равил улы Шиһабетдинов кабинетына кергән идем. Хастаханәдән чыкканда рәхмәт белдерүем белән бергә эшчәнлекләре белән кызыксынып, сорау бирдем: «Аңлавымча, сез Рәшит Шәриповичның эшен дәвам итәсез. Сез аны үзегезнең остазыгыз дип саныйсызмы?».

«Әйе, без аннан бик күп нәрсәләргә өйрәндек: һөнәри осталыкка да, кешелеклелеккә дә. Ул безгә һәрдаим: «Кешенең хәленә керүгә, аңа ярдәм итүгә, савыктыруга бик җитди карагыз. Бөтен көчегезне бирегез. Шуны бервакытта да исегездән чыгармагыз - безгә кеше иң соңгы өметен баглап, ышаныч белән килә. Ә ул ышанычны аклау - безнең төп бурычыбыз»- дип әйтә килде. Без әле дә үтә четерекле хәлләр килеп туганда аңа мөрәҗәгать итәбез»… Һич кенә дә яңа мөдирнең болай ачылып китүен көтмәгән идем. Чөнки бик күп коллективларда элек эшләп киткәннәрне өнәмәү, алай гына да түгел, "бүгенгеләр" үзләрен генә «мин» дип, күрсәтәселәре килә. Ринат Равил улының остазын зурлап сөйләвенә күңелем булды, үзенә һәм инде ул җитәкләгән бүлеккә, Сафин шәкертләренә хөрмәтем, ышанычым артты. Хастаханәдән якты өметләр белән чыктым.

Казаннан кайткач, Рәшит абый янына кереп, рәхмәтемне, зур горурлык хисләре кичерүемне күрсәтеп, язма әзерләргә теләгем булуын белдергән идем. Каршы килмәде, берничә мәртәбә очрашып, сөйләшеп тә утырдык. Әмма: "Ашыкма", - диде ул миңа. Тел төбендә юбилее, гомеренең җиденче кыясына менеп житү ятты. Ә үзе ашыкты шул. Яшисе дә яшисе иде бит әле аңа.

erid: 2VtzqumtM4F

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqwfh92B