Рәшит Сафин – асылташыбыз иде
Ул күпчелек рәсми чыганакларда "Ришад, Рашид" дип кертелгән,ә мулла кушкан аты Рәшит. Балтач халкы да, Казандагы хезмәттәшләре дә Рәшит ди.
Ямьле май аеның ахыргы көннәре республикабыз, Балтач районы халкына олы кайгы алып килде. Республика клиник хастаханәсендә эндоскопия хезмәтенә нигез салучы, оештыручы һәм аны махсус хезмәт итеп аякка бастыручы табиб, РКБның эндохирургия бүлегенең элекке мөдире, СССРның сәләмәтлек саклау отличнигы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы Рәшит Шәрип улы Сафинның йөрәге тибүдән туктады. Бөтен гомерен республикабыз халкының сәләмәтлеген саклауга багышлаган, дистәләрчә мең кешеләрнең гомерен саклап калган игелекле, изге җан үз-үзен генә саклап кала алмады шул. Инде 40 елдан артык үзен һәм аның данлы эшләре хакында белсәм дә, узган ел ноябрь мин шул бүлектә операция ясатып, авырулардан һәм анда эшләүче медицина хезмәткәрләреннән Рәшит Шәрипович хакында берсеннән-берсе җылы фикерләр ишетеп, мәкалә язу теләге туды. РКБ дан кайткач, рәхмәтемне дә белдерим дип, янына кердем. Әмма, бераз уйланып торгач: "Бик ашыкма, үзең дә унайланып җит" - диде. Үзенең савыгасына, яшәячәгенә ышаныпмы, ашыктырасы килмәгән иде Ришад Шәриповичның, көзгәрәк, 70 яшьлегенә дип уйлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев