Сабантуйлары матур үтсен!
Халкыбызның милли бәйрәме — Сабантуй белән котлыйм!
Хөрмәтле райондашлар! Балтачыбызны якын итеп кайткан кунаклар, якташлар! Барыгызны да чын күңелемнән халкыбызның милли бәйрәме — Сабантуй белән котлыйм.
Тормышта нинди генә хәлләр булмасын, без милли бәйрә-мебезгә һәрвакыттагыча нык-лап әзерләнәбез. Сабан туе — милли гореф-гадәтләребезне саклауга, традицияләребезне барлауга, хезмәт кешесен данлауга, бәйгеләрдә көч сынашуга нигезләнгән, уен-көлке, җыр-моңга күмелгән шатлыклы, тормыш-көнкүрешебезнең муллыгын, юмартлыгыбызны, ихласлыгыбызны күрсәтүче бәйрәм. Нигезендә икмәк, фидакарь хезмәт, дуслык-туганлык яткан Сабантуйлары туган белән туганны, күптән күрешмәгән сыйныфташларны, авылдашларны, дусларны очраштыра. Без милли бәйрәм көннәрендә рухи мирасыбыз дәвамчысы булып, үз асылыбызга кайтабыз.
Сабан туенда без беренче чиратта авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез, туендыручы җиребезгә хөрмәт белдерәбез. Игенчеләрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә быел да язгы кыр эшләре тиешле вакытта төгәлләнде. Инде Табигать-Анабыз мәрхәмәте белән мул уңыш үстереп, ашлыкны югалтусыз җыеп алырга насыйп булсын.
Бәйрәмнәр һәр өйгә, һәр гаиләгә шатлык-сөенечләр генә китерсен. Сабантуй тормышыбызга ямь өстәсен, игелекле гамәлләргә рухландырсын һәм, әлбәттә, шифалы яңгырларын да алып килсен. Сабантуй барыбызга да онытылмас тәэсирләр бүләк итсен, аралашу, милли традицияләр белән якыннан танышу мөмкинлеге бирсен. Барыгызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете һәм иминлек, бәйрәмчә көр кәеф телим. Иң мөһиме, дөньялар тынычлансын, күңел тынычлыгын югалткан йортларга кабаттан шатлык чаткылары үтеп керсен.
Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев