Казанда беренче тапкыр киберспортчыларны бүләкләделәр.
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). «Ел спортчысы-2019» тантанасында җырчы Салават Фәтхетдиновнең улы Рөстәм Фәтхетдиновне «Ел алгарышы» номинациясендә бүләкләделәр.
Ул узган сезонда Д2-Яшүсмер классындагы ралли-кросс буенча Россия беренчелегенең барлык биш этабында да җиңүче булды.
Шулай ук Казанда беренче тапкыр киберспортчы Гадел Бәшировны бүләкләделәр. Ул компьютер спорты буенча «Россия кубогы 2019» Халыкара турнирның «Компьютер спорты — стратегия, Clash Royale» дисциплинасында икенче урынны алды.
Фото: Султан Исхаков
Нет комментариев