Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Җәмгыять

Сезнең белән без бәхетле!

Без нәкъ тә менә Рашит һәм Фәния балалары булуыбыз белән бәхетле

Кадерле, газиз, бердәнбер әтиебез һәм әниебез! Күрше авылларда дөньяга килеп, йөзәрләгән чибәр кыз һәм батыр егет  арасыннан бер-берегезне эзләп табып күпләргә үрнәк булырлык гаилә коргансыз. Сезнең тормыш үзенә саллы мәгълүмат туплаган олы бер китап ул. Шул китапны укый-укый һич кенә дә алҗымыйсың, аны кат-кат укысаң да ялыктырмый. Әмма әлеге калын китапның серенә без әле генә – тормышны үз җилкәбездә татый башлаганнан соң гына төшендек. Сез төпләгән китап шактый гына катлаулы тормыш кануннарын гадиләштереп тәкъдим итә һәм бик күп кагыйдәләрне үз эченә ала. Нәкъ тә менә шул кагыйдә һам кануннарга йөз тотып яшәгәнгә күрә дә без тормышта үз урыннарыбызны җиңел таптык.

 

Без – өч балагызга сез иң рәхәт һәм иң күңелле балачак мизгелләре бүләк итә алдыгыз. Шул бәхетле мизгелләр, сездән алган төпле һәм дөрес тәрбия безне гомеребез буе озата барды һәм әле дә булса янәшәбездән атлый. Бүгенге көндә сез алтмыш ел буе бер-берегезгә тугры калып, әйтергә теләгән фикерләрегезне бер-берегезнең күзләреннән укып, иңгә-иң куеп яшәгән зирәк карт һәм карчык. Бүгенге көндә дә олы терәк булуыгыз өчен без сезнең алда баш иябез! Хәзерге вакытта да нинди генә киңәш сорап килмик, сез безгә һәрвакыт дөрес юлны күрсәтәсез. Сез күрсәткән туры юллар аша барганга күрә, эшләребез һәрвакыт уңа, юлларыбызда һәрчак уңыш елмая.

 

Сез бервакытта да безнең тормышыбызны үзегез теләгәнчә үзгәртергә омтылмыйсыз, дөрес яшәмисез дип тәнкыйтьләмисез, карашларыбызны һәрвакыт хөрмәт итәсез. Әниебезнең «Ярар, үзегез беләсездер» диюләре, әтинең читләтеп кенә булса да атып туры тидергән сүзе безнең өчен бик мөһим ул! Безгә әле әтинең дә, әнинең дә бик кирәк чагы. Тагын бик озак еллар «әткәй-әнкәй» дип дәшәргә, матур бәйрәмнәрдә җыелып очрашырга, күңелдәге балачак хатирәләрен яңартырга, балаларыбызның әби-бабайлы балачакларын бик күп елларга сузарга язсын! Без нәкъ тә менә Рашит һәм Фәния балалары булуыбыз белән бәхетле. Аллаһ Тәгалә безне шушы бәхеттән аермасын иде!

 

Кызлары Фәрзия, Фәүзия, уллары Салават,

Нөнәгәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев