Шодада лаеклы ялга китүчеләр өчен мәдәният йортында зур бәйрәм оештырдылар.
Шода авылында елның-елында лаеклы ялга китүчеләрне зур чара оештырып бүләклиләр. Быел да бу гадәтне дәвам итеп, авыл мәдәният йортында зур бәйрәм ясадылар. Бу көнне төрле тармакларда эшләп, үз эшенең чын осталары булып авылдашлары ихтирамын казанган Резеда һәм Илдар Низамовлар, Рәсимә Йосыпова, Гөлнур Фазылҗанова, Фәния Фәйзрахманова, Гөлнур Хәбибуллина, Гөлфия Гыйләҗетдинова, Хаҗирә Низаметдинова, Рәмзия Фәхриева, Фәрит Сәгъдуллин хөрмәтенә иң изге теләкләр, моңлы җырлар яңгырады, алар хөрмәтенә иң дәртле биюләр сәхнәгә куелды.
Юбилярларны тәбрикләргә балалары, оныклары, туганнары кайткан иде. Хуҗалык рәисе Раиф Хәкимов, авыл җирлеге башлыгы Зиннур Әсхадуллин да һәрберсенә хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, истәлек бүләкләре тапшырды.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев