Шода авылында лалә чәчәкләре тишелеп чыккан инде, алар Гашыйклар көненә әзер булачак.
Шодада яшәүче Шакирҗановлар гаиләсен районда белмәүчеләр бик сирәктер. Элегрәк алар район халкын каз бибиләре белән тәэмин итсә, хәзер чәчәк белән куандыра. Күпләребез җылы өйләрендә кышның матурлыгын тәрәзәдән генә күзәткән мәлдә, Сәүбән әфәнде белән Фирдания ханым сызганып чәчәк утырту, аны тәрбияләү белән мәшгульләр. Декабрь ае урталарында утырткан суганнар инде тишелеп чыккан. Беренче лалә чәчәкләрен Гашыйклар көненә җитештерергә уйлый эшмәкәрләр.
Быел узган елгыга караганда ике тапкырга күбрәк, 80 меңгә якын лалә чәчәге утыртканнар. Сату географиясе дә елдан-ел киңәя. Элегрәк елларда Балтач, күрше районнарда гына сатылса, хәзер инде чиктәш респуликаларга кадәр сатарга дип озаталар икән.
Нет комментариев