Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Танылган ватерполчы мастер-класс үткәрде

Кайлардан гына нинди генә кунаклар кабул итмик, һәммәсе дә диярлек районыбызны, елдан-ел күзгә күренеп үскән Балтачыбызны, куанычлы үзгәрешләрне, колачлы төзелешләрне, заманча яңалыкларны күреп, кунакчыллыгыбызга канәгать калып, ошатып, уңай тәэсирләр белән китәләр.

Узган атнада су тубы спорты буенча дөньякүләм танылган спортчы, тренер Ирек Зиннуров Балтачыбызга очрашуга килеп, район башлыгы белән берлектә узган әһәмиятле чараларда катнашты.

Төзүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, район советында оештырылган тантанада алтын куллы хезмәткәрләребезгә изге теләкләрен ирештерде. Җитәкчелек белән берлектә, Балтач бистәсендә яшәүче, 90 яше тулган Нәкыя Кәлимуллинага Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырырга барды. Бистә үзәгендәге "Балтач" ял паркында булып, биредәге матурлыкка, төзеклеккә, чисталыкка-пөхтәлеккә соклануын белдерде. "Сабантуй" ял паркындагы реконструкция эшләрен, спорт корылмаларын күрү спортка мөкиббән киткән кунагыбызда бары яхшы фикерләр генә калдырды.

- Авыл җирлегендә заманча дәрәҗәдә спорт корылмалары булуы, һәм дә яңа төр ярышларның киң колач ала баруы, шул ук вакытта һәр төр ярыш буенча да командаларның күплеге мине таң калдыра. Сәламәтлеккә йөз тотып, спортка омтылуыгызны, әлеге юнәлештә хәйран күп эшләр башкара алуыгызны бәяләми мөмкин түгел, - ди ул.

Ирек Зиннуров аэроклуб эшчәнлеге белән дә танышты, Балтач җирлегендә авиаочышлар ясау мөмкинлеге барлыгын күреп-белү дә аны гаҗәпләндерде булса кирәк, очучылар белән фикер алышканда, ангарларны карап йөргәндә соклануы йөзенә үк чыккан иде. Ә инде самолетка утырып, Балтачыбызның табигатен һава киңлекләреннән күзәткәннән соң, туган ягыбызның табигатенә дә мөкиббән китүе бәхәссез. Соңыннан ул, шулай ук гаҗәеп ямьле табигать кочагында - Каракүлдә Физкультурачылар көне уңаеннан уздырылган бәйрәмдә катнашты, спорт сөючеләргә чын күңелдән котлау сүзләрен җиткереп, инде Татарстан, Рәсәй чикләрен үтеп, чит илләрдә үтүче бәйгеләрдә көч сынашу хокукына ия райондашларыбызны исәпкә алып, илкүләмендә спортны үстерүдә үзләреннән зур өлеш керткән спортчыларыбызга, тренерларга чиксез рәхмәтен белдерде.

- Танылган шәхеснең нәкъ менә Физкультурачылар бәйрәме уңаеннан районыбызга эшлекле сәфәре безгә, спортчыларыбызга зур казаныш, - дип белдерде районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин. - Ирек Зиннуровның Каракүлдә мастер-класс үткәрүе генә дә ни тора, аның суда йөзү осталыгы физкультура укытучыларын шаккатырды. Бассейн төзелешендә булып, тәүге юнәлешне су тубы ярышларына бирүебезне хуплады, алга таба да тыгыз элемтәдә торып, киңәш-табыш итүдә һәрчак ярдәм итәргә әзер булуын, һәм дә традициягә кергән, квартал саен уза торган яшьләр җыенында катнашырга теләге барлыгын да белдерде.

Шушындый дәрәҗәле, спортка турыдан-туры мөнәсәбәте булган күренекле шәхесләр белән аралашу районыбыз спортының алга таба да үсештә булачагы хакында сөйли.
Рәсәй ватерполисты, Олимпия уеннарының 2 мәртәбә призеры, Европа һәм илкүләм чемпионат призеры, Рәсәйнең атказанган спорт мастеры, оста һөҗүмче Ирек Зиннуров 1969 елда Якутиядә туа. Казандагы 8нче номерлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнә. Симферополь дәүләт университетын тәмамлый. 1994 елда "Лукойл-Спартак" Волгоград клубында уйный башлый, анда 4 мәртәбә Рәсәй чемпионы, 6 мәртәбә Рәсәй Кубогына ия була. 1995 елда Рәсәй җыелма командасына кертелә. 2011 елдан бирле Казан "Синтез" клубының баш тренеры. Дуслык ордены кавалеры, "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" медале иясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250