Җәмгыять

Татарстан галимнәре инновацион проектлар өчен Дәүләт премияләре алды

Моннан тыш, бүләкләр перспективалы эшләнмәләргә, шул исәптән татар телендә ясалма интеллект булдыру проектына да бирелде

Казан Кремлендә фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премияләренә лаек булдылар. Галимнәргә һәм фәнни коллективларга бүләкләрне республика рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Премияләрне сәнәгатьтә һәм агросәнәгать комплексында кулланыла торган проектлар алды. Алар арасында туфракны савыктыру өчен экологик куркынычсыз биотехнологияләр һәм нефть ятмаларының цифрлы игезәкләре бар.

Моннан тыш, бүләкләр перспективалы эшләнмәләргә, шул исәптән татар телендә ясалма интеллект булдыру проектына да бирелде.

ТНВ


Нет комментариев