Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Татарстан шәхси эшмәкәрләр саны буенча Россия төбәкләре арасында җиденче урында тора

Шәхси эшмәкәрләр саны буенча ТОП-10 төбәккә шулай ук Башкортстан, Чиләбе һәм Новосибирск өлкәләре кергән

Татарстан Республикасы шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр саны буенча Россия төбәкләре арасында җиденче урында тора. Бу Федераль салым хезмәтенең март ахырына һәм апрель ахырына булган мәгълүматларыннан күренә.

Федераль салым хезмәте мәгълүматы буенча, 2026 елның 31 мартына Татарстанда 122 347 шәхси эшмәкәр исәпләнгән. Бу күрсәткеч буенча республиканы Мәскәү (499 397 ИП), Мәскәү өлкәсе (354 713), Краснодар крае (258 583), Санкт-Петербург (234 653), Ростов (148 448) һәм Свердловск (143 990) өлкәләре узып китте.

Моннан тыш, шәхси эшмәкәрләр саны буенча ТОП-10 төбәккә шулай ук Башкортстан (108 465 шәхси эшмәкәр), Чиләбе (101 711) һәм Новосибирск (98 209) өлкәләре кергән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәр