«Документлар тутыруда, котельный төзүдә, җылылык һәм газ үткәрүдә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез!», — диде Алсу Гатиятуллина.
Смәел авылында яшәүче балачактан инвалид Рәис абый Галимҗановның йортына газ, су керткәннәр.
Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач районы инвалидлар җәмгыяте рәисе Рамазан Фәрзиев һәм башкарма комитетның финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов Рәис абыйда кунакта булып башкарылган эшләр белән танышты. Шулай ук 65 яшьлек юбилее белән дә котлады.
«Документлар тутыруда, котельный төзүдә, җылылык һәм газ үткәрүдә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез!», — диде Алсу Гатиятуллина.
Нет комментариев