Матбугатны Нөнәгәр почта бүлегеннән алып кайтырга туры килә, зарланмый Эльмира, эшен ярата, тормыш иптәше зур ярдәмче.
Чутай авылы хат ташучы Эльмира Фазильянова менә уналтынчы елын инде авыл халкына почта хезмәте күрсәтә — газет-журналлар да өләшә, матбугатка язылу чорын да уңышлы үтә, пенсия дә тарата, почтаның сәүдә эшен дә алып бара, коммуналь түләүләргә акча да ала.
Матбугатны Нөнәгәр почта бүлегеннән алып кайтырга туры килә, зарланмый Эльмира, эшен ярата, тормыш иптәше зур ярдәмче, без килгән көнне дә газета-журналларын ире белән алып кайтты, анннан авыл буйлап таратырга чыгып китте.
Аяк-кулларына сихәт, эшләренә бәрәкәт бирсен безнең хат ташучыларыбызга, алар һәрвакыт яңалыкларны вакытында китереп җиткерүче һәм өстәмә хезмәтләрне дә күңел биреп башкаручы булып кала бирәләр.
Нет комментариев