Уңышларның нигезе – тырыш хезмәт
Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллинның район Советы утырышында ясаган чыгышыннан
Узган ел тарихка зур сәяси вакыйгалар — Рәсәйдә һәм Республикабызда Ватанны саклаучылар елы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллык юбилее, Республикабыз Рәисен һәм муниципаль бермәлекләренең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлаулары елы булып кереп калды. Районыбыз халкы барлык чараларда актив катнашты.
Районның социаль-икътисадый халәте
Районыбыз җирлегендә 33 меңгә якын халык яши, 10нан артык милләт вәкиле бердәм һәм тату яшәп нәтиҗәле уңышларга ирешәләр.
Алдагы елдагы кебек, хисап елында районда демографик халәт тискәре булып калды. Ел дәвамында барлыгы 285 бала дөньяга килде, 350 кешенең үлеме теркәлде. 127 пар гаилә корды, 46 пар аерылышты.
Гомумән алганда, социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре үзенең уңай динамикасын саклап кала алды. Хисап елында районның берләштерелгән бюджеты 2 миллиард 93 миллион сум тәшкил итте. Үзебездә җыйналырга тиешле салымнар һәм керемнәр күләме 789 миллион сум булып тупланды, үтәлеш — 106,8 процент. Җир һәм милекне файдаланудан, сатудан 22 миллион сумнан артык акча керде.
Тулаем территориаль продукт күләме 17 миллиард сум тәшкил итәр дип көтелә, үсеш 13 процент булачак. Районга барлыгы 4 миллиард 855 миллион сумлык инвестицияләр кертелде. Урта һәм эре предприятиеләрдә айлык хезмәт хакы 64 мең 945 сумга җитте.
Авыл хуҗалыгы
Авыл хуҗалыгы район икътисадының төп тармагы булып кала. Бүгенге көндә 19 авыл хуҗалыгы оешмасы һәм 36 фермер хуҗалыгында 2 меңгә якын кеше эш белән тәэмин ителгән.
Бөртеклеләрдән, кукуруз белән бергә 141 мең тоннадан артыграк икмәк җыеп ала алдык. Уртача уңыш гектареннан 51,1 центнер тәшкил итте. 105 гектар жирдән 3 мең тоннага якын бәрәңге жыеп алынды.
2025 елда шәхси хуҗалыклардан тыш, 147 мең тоннадан артык сөт җитештерелде, бу алдагы елдан 8901 тоннага күбрәк. Ит җитештерү, алдагы ел белән чагыштырганда, 386 тоннага күбрәк булды.
Заман таләпләренә туры килерлек терлекчелек комплекслары төзү юнәлешендә эш дәвам итте.
Терлекчелек тармагының әһәмиятле юнәлеше — ныклы азык базасын булдыру буенча даими эш алып барылды. Бер шартлы терлеккә 51 центнер азык берәмлеге әзерләнде. Федераль программа кысаларында «Татарстан» хуҗалыгында 513 гектар мәйданда сугару системасы файдалануга тапшырылды.
Һәр хуҗалыкта терлек азыгы хәзерләү үзәкләре булдыру бурычы куела.Агымдагы елда сѳт җитештерүне 12 процентка (164280 тонна), итне 5 процентка арттыруны бурыч итеп алдык.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә уртача айлык хезмәт хакы 68 мең 776 сум тәшкил итте, үсеш — 32 процент. 2026 елда аны 82 мең сумга җиткерү төп бурыч булып кала.
Шәхси ярдәмчел хуҗалыклар тарафыннан 34 мең тонна сөт, 4 мең 200 тонна ит җитештерелде. Авыл хуҗалыгы продукциясенең 20 проценты — шәхси ярдәмчел хуҗалыклар ѳлешенә туры килә. Сөт һәм ит сатудан гына да шәхси хуҗалыкларга якынча 2 миллиард сум акча керде.
Бүгенге кѳндә районда 2181 пайчыны берләштергән 9 авыл хуҗалыгы җитештерү һәм эшкәртү кооперативлары эшли.
Район җирлегендә терлекләрнең аеруча куркыныч авыруларын булдырмау өчен ветеринар-санитария таләпләрен үтәүне дәвам итү зарур.
Дәвамы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев