Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Владимир Путин «КazanForum» катнашучыларына сәламләү юллады

Россиядә гасырлар дәвамында төрле дин һәм халык вәкилләре янәшә яши, үзләренең үзенчәлекләрен һәм мәдәни уникальлеген саклап кала

Россия Президенты Владимир Путин «Россия – Ислам дөньясы: КазаньФорум» XVII халыкара икътисадый форумында, шулай ук «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең еллык утырышында катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде. Телеграмма Кремль сайтында бастырылган.

«Бу көннәрдә Казанда Россия һәм чит ил сәясәтчеләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр һәм дин белгечләре, бизнесменнар һәм экспертлар җыелды. Сезгә икътисадый, гуманитар һәм рухи тормышның төп мәсьәләләре турында фикер алышырга, Россия һәм ислам дәүләтләре арасында уртак кыйммәтләр, мәдәни – цивилизацион күптөрлелеккә хөрмәт, тотрыклы һәм уңышлы киләчәк өчен диалогка һәм партнерлыкка өмет белән уртаклашырга кирәк булачак», – дип билгеләде дәүләт башлыгы.

Путин искәрткәнчә, Россиядә гасырлар дәвамында төрле дин һәм халык вәкилләре янәшә яши, үзләренең үзенчәлекләрен һәм мәдәни уникальлеген саклап кала. Аның сүзләренчә, форумның нәкъ менә Татарстан Республикасында – милләтара татулык традицияләре сакланган илнең динамик үсеш алган төбәкләренең берсендә узуы символик мәгънәгә ия.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев