Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Хезмәттәшебез «Факел» клубында узган чираттагы мастер-класста катнашты

Әдилә Хәмитова җитәкчелегендә узган мастер-класста катнашучылар полимер балчыктан «Ночник — грибная поляна» ясадылар

«Гаилә гәҗәеп галәм» проекты кысаларында «Факел» клубында мастер-класслар даими уза. Чираттагысында хезмәттәшебез Алсу Надршина улы Камил белән катнашты.

Әдилә Хәмитова җитәкчелегендә узган мастер-класста катнашучылар полимер балчыктан «Ночник — грибная поляна» ясадылар.

– Чара иҗади сәләтләрне үстерү һәм бергәләп ял итү өчен бер дигән мөмкинлек бирә. Мастер-класс бик кызыклы һәм файдалы узды, рәхмәт чараны оештыручыларга. «Факел» клубы коллективы киләчәктә дә мондый чараларны дәвам итсен иде, чөнки алар балаларның фантазиясен үстерә, буш вакытны файдалы үткәрергә мөмкинлек бирә. Ә иң иң мөһиме бала белән ана арасындагы дуслык җепләрен тагын да ныгыта,  – ди Алсу ханым.

Алсу Надршина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мастер-класс