Бүген Казан Агросәнәгать паркында чираттагы ярминкәләр үткәрелде. Анда Балтачның «Мелиоратор» җәмгыяте дә катнашты.
Шәһәр халкы өчен сайлап алу мөмкинлеге зур, бәяләр дә арзан иде. Иртәнге сәгатьтән калада яшәүчеләр үзләренә кирәк яшелчә, сөт продукциясе, ит һәм башкаларны алырга паркка юнәлде. «Быел бигрәк тә ашлык, бәрәңге һәм сөт-май продукциясен яратып алдылар», дип хәбәр иттеләр ярминкәдә катнашучылар.
Нет комментариев