Ел башынннан Казан ГХАТ (ЗАГС) идарәсендә балалар һәм яшьләр эшләре комитеты каршында эшләп килүче «Ышаныч» үзәге психолог-медиаторы аерылырга теләүче парлар белән очрашулар уздыра.
«Гаиләне саклыйк» программасы аерылышуларны кыскартуга юнәлдерелгән. Бу проект эшли башлаганнан бирле анда 122 пар катнашты, 79 пар гаиләләрен саклап калырга булдылар, шул исәптән гыйнвар аенда - 15, февральдә - 25, мартта 39 пар. Конфликттан чыгуның бердәнбер юлы - аерылышу дигән карарга килгән 56 пар аерылышудан баш тарттылар, 23 пар гаризаларын кире алдылар. Медиациягә Казан парлары гына түгел, районнардан да парлар мөрәжәгать итәләр.
Әгәр сезнең гаиләгез таркалу алдында торса, ГХАТ бүлекләрендә эшләүче психолог-медиатор белән индивидуаль очрашуга чакырабыз. Очрашуга язылу өчен телефон: 2229083, 2683877.
Зөһрә Әхмәтханова,
Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе.
Фото: vse-sekrety
Нет комментариев