Айгөл Таҗиевадан тәмле торт рецепты
Аш-су бүлмәсе

Айгөл Таҗиевадан тәмле торт рецепты

Тортны тирән формага яки контейнерга ясарга кирәк

Кирәк булачак:

  • 20%лы каймак 450 г
  • 1 банка кайнатылган сгущенка
  • 1-2 упаковка «Юбилейный» печеньесы
  •  1-2 данә банан

Эш барышы: Каймак белән кайнатылган  сгущенканы болгатырга. Шуның белән форма төбен майларга, бер кат печенье салырга, мул итеп крем белән майларга, бер катлам банан салырга, өстенә тагын юка крем катламы һәм катламны чиратлап кабатларга. Өстенә валчык печенье бизәргә һәм суыткычта бер-ике сәгать торырга.

 


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев