Чәйгә җиләкле пирог
Әбәд чәенә тәмле пирог
Камыр өчен:
100 грамм маргарин яки сыер мае
50 грамм шикәр комы
1 йомырка
0,5 чәй калагы сода + уксус яки 1 бал калагы разрыхлитель
Чеметем генә тоз һәм он 150-200 грамм.
Эчлек өчен:
Җиләк, сметан, шикәр комы
Эш барышы:
Барлык катнашмаларны салып камыр ясыйбыз.
Камырна табага кул белән җәябез. Камыр өстенә җиләкнең суы чыкмасын өчен әзрәк манный сибеп җибәрәбез һәм җиләк салабыз.
Духовкада 180 градуста 35-40 минут пешереп алабыз. Пирог суынгач сметанга шикәр комы салып болгатып пирог өстенә җәябез.
Тәмле булсын.
Тәнзилә Габдрахманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев