Гүзәлия Вәлиевадан алма согы рецепты
Аш-су бүлмәсе

Гүзәлия Вәлиевадан алма согы рецепты

Укучыбыздан бик җайлы гына алма согы ясау рецепты

Быел алма бик уңды. Күпләр нишләтергә белми тилмерә. Сезнең игътибарга укучыбыз Гүзәлия Вәлиевадан алма согы рецепты тәкъдим итәбез.

12 л чиләкнең яртысыннан күбрәк итеп алмаларны турап, өстенә 7 л. кайнаган су агызып төнгә калдырыгыз. Иртән алманы сөзеп алып, шул суны кайнатып, кабат алмалар өстенә агызыгыз. Кич белән 3 л сокка 1 бокал шикәр комы салып, кайнатыгыз һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябып, төреп куегыз. Нәкъ кибет согы кебек була. Эшләп карагыз әле, иренмәгез. 


алма

Нет комментариев