Мәрьям Миңнегуловадан кекс рецепты
Аш-су бүлмәсе

Мәрьям Миңнегуловадан кекс рецепты

Кекслар 210 градуслы мичтә ярты сәгать пеште

Кирәк була өй температурасындагы:

  • 120 гр ак май
  • 350 гр песок
  • 210 мл сөт
  • 5 йомырка
  • 110 мл көнбагыш мае
  • чеметеп кенә тоз
  • 600 гр он
  • 15 гр разрыхлитель
  • ванилин(яраткан кешегә)
  • 100 гр караҗимеш салдым(йөзем, мәк, үзегезгә карап)

Эш барышы:
1.Ак май+песок болгатабыз
2. Сөт+йомырка+көнбагыш мае болгатабыз
3. ⁠Онга+разрыхлитель+ванилин кушабыз
4. ⁠Ике массаны бергә кушып башта лопатка белән, аннан миксер белән тугыладым
5. ⁠Караҗимеш салдым
6. ⁠Кекс савытына салып пешереп алдым.

Кекслар 210 градуслы мичтә ярты сәгать пеште. Тәмле булсын!


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев