Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Медовый торт

Тәмле булсын!

Камыр өчен: 60 г сыер мае, 1 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы бал, 3 йомырка, чеметем тоз.

Барысын бергә парда бер масса булганчы эретәсе. Кечкенә кәстрүлне икенче бер сулы кәстрүл өстенә куеп, водяная баняда эретергә мөмкин. Сулы кәстрүл газ өстендә минималь темпераурада тора. Бер масса хасил булгач, 2 чәй кашыгы чәй содасын уксус белән сүндереп салабыз, масса күзгә күренеп арта, аннан уттан алабыз.

Бераз суынгач,3 стакан он салып яхшылап болгатабыз, он сибелгән кунада 6 кисәккә бүләбез. Һәрберсен духовкада пешереп алабыз.

Крем өчен: 1,5 стакан сөт, 1 стакан шикәр комы, 2 йомырка, 2 аш кашыгы он, 100 г сыер мае.

Әкрен ут өстендә куерганчы болгатабыз, сүндергәч, сыер мае кушабыз.

Кремны коржларга ягып, тортны җыябыз, калган камыр кисәкләрен ваклап, тортны бизибез.

Саба таңнары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә