Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Тушенка ясыйбыз

Духовка куеп та ясап була, алай иткәндә итнең шулпасы нык әзәя, ә суда пешергәндә әзәйми.

Банкаларның (0,5 л., 0.7л.) төбенә 1 чәй калагы өебрәк тоз, 3-4 түгәрәк борыч, кечкенә генә лавр яфрагы салып чыктым, аннары ит салдым.

Олы кәстрүлнең төбенә юка сөлге җәеп банкаларны тездем дә, банкаларның «җилкәләренә» хәтлек салкын су салдым.

(Банка эченә су саласы түгел, ит үз согында пешә!!!). Кайнап чыккач, газны әкренәйтеп 3 сәгать ярым тоттым. Банкаларның өстенә тимер капкачларны салып куйдым.

Банкаларны ябар алдыннан сыйган кадәр туң май эретеп салдым.

Духовка куеп та ясап була, алай иткәндә итнең шулпасы нык әзәя, ә суда пешергәндә әзәйми.

Гөлнур Гарипова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев