Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

«Активист» хуҗалыгы тәүлеккә 15 тонна сөт җитештерүгә иреште

Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин тантаналы рәвештә хуҗалык рәисе Рафил Зәкиевка Кубок һәм сертификат тапшырды.

Бүген район Советының утырышлар залында 2024 елның терлекчелек эшләре буенча киңәшмә бара.

Киңәшмә үз эшен күңелле вакыйгадан башлады, узган ел тәүлегенә 15 тонна сөт җитештерүгә ирешкән «Активист» хуҗалыгы бүләкләнде. Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин тантаналы рәвештә хуҗалык рәисе Рафил Зәкиевка Кубок һәм сертификат тапшырды. 

Терлекчелек эшләренә еллык йомгак белән район авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Разил Низамиев чыкты.

Хуҗалыкларда ветеринар-санитария хәлнең ел буе ничек торышы хакында район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Исрафилов чыгышын тыңладылар. Районда авыл хуҗалыгының торышы белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фирдәүс Нәбиуллин таныштырды.

Район авыл хужалыгы җәмгыятьләре һәм белгечләр белән берлектә узган киңәшмәне район башлыгы Рамил Нотфуллин алып бара. Шулай итеп, үткән елга нәтиҗә ясала, алга җитди бурычлар куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сөт