Ат чабышлары – милли бәйрәмебезнең таҗы
Сабантуйның күрке — көрәш белән ат чабышы. Беренчесе белән дә, икенчесе белән дә чын күңелдән «җенләнгән» кеше генә шөгыльләнә ала
Бәйрәмнең бер вакытында Сабантуйның төп мәйданы бушап кала – бар халык ат чабышлары булачак урынга юл тота. Әллә атлар чабышы быел районда беренче тапкыр уздырылгангамы, әллә инде халык бу бәйгегә дөрестән дә сусаганмы, бар да атлар ягына агылды.
Беренче узыш ике яшьлек атлар арасында узды. Ара ераклыгы 1200 метр ераклыкта һәм старт бирү дә күзәтү урынының ерактагы ноктасыннан билгеләнгән иде. Атлар үзләрен төрлечә тотты, кайсыдыр киреләнеп тә алды, кайсыдыр китүгә «характер күрсәтеп», җайдагын җиргә ташлап, алга ыргылды. Бәхеткә мондый очраклар башка узышларда кабатланмады.
Чабышлар биш төрдә булды. Призларның да төрле һәм бай булуы һәркемдә зур кызыксыну уятты. Мәсәлән, Татарстанда туган чиста токымлы атлар чабышында иң ахырдан килгән атка аерым бүләк – 100 мең сум акча тапшырылды. Шушы ук узышта беренче килгән атка төп бүләктән тыш скутер бүләк ителде. Бу атларга булган тирән хөрмәтне дә, малкайларны тәрбияләүчеләрнең хезмәтен бәяләүне дә чагылдыра.
Чабышкылар арасында инде күп кенә ярышларда үзләрен күрсәтеп өлгергән җайдаклар да, чабышкылар да бар иде. Ярыш шуңа да ярыш инде ул, анда җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә була. Иң мөһиме, ярышлар тыныч үтте.
Ике яшьлек атлар, 1200 метр:
1 урын – «Сорнай» хуҗалыгының «Ред голд классик» кушаматлы аты, җайдагы Рәнис Таҗетдинов;
2 урын – Тукай исемендәге хуҗалыктан «Фрак» кушаматлы ат, җайдагы Андрей Эшмурзин;
3 урын – «Смәел» җәмгыятеннән «Виктория Кинг» кушаматлы ат, җайдагы Адел Габидуллин.
Татарстанда туган атлар, 1600 метр:
1 урын – «Татарстан» җәмгыятеннән «Танаис», җайдагы Дмитрий Терентьев;
2 урын – «Борнак» җәмгыятеннән «Джаентс Троп» кушаматлы ат, җайдагы Рифат Галиев;
3 урын – «Кызыл юл» җәмгыятеннән «Альшайн Тат» кушаматлы ат, җайдагы Ришат Мостафин.
Чиста токымлы атлар, 1600 метр:
1 урын – «Татарстан» җәмгыятеннән «Мисс Татарстана», җайдагы Дмитрий Терентьев;
2 урын – «Арбор» җәмгыятеннән «Ван Мелоди», җайдагы Анна Макарова;
3 урын – «Якты юл» җәмгыятеннән «Фонтея», җайдагы Рәнис Таҗетдинов.
Чиста токымлы 3 яшьлек бияләр, 1800 метр:
1 урын – «Агросила» ширкәтеннән «Кинг Пауэр» кушаматлы ат, җайдагы Ришат Мостафин;
2 урын – «Татарстан» җәмгыятеннән «Сакура Ники» кушаматлы ат, җайдагы Илнар Ибраһимов;
3 урын – «Дуслык» җәмгыятеннән «Новый Раллик» кушаматлы ат, җайдагы Андрей Эшмурзин.
Ярымтокымлы атлар, 1800 метр:
1 урын – Көшкәтбаш авылыннан Самат Рәхимҗановның «Профессионалка» кушаматлы ат, җайдагы Анна Макарова;
2 урын – «Труд» җәмгыятеннән «Адмирал» кушаматлы ат, җайдагы Илнар Ибраһимов;
3 урын – Тимирязев исемендәге хуҗалыктан «Вирт» кушаматлы ат, җайдагы Вильсур Гарифуллин.
Атлар чабышы тәмамлангач, ничектер моңсу булып калды. Дөрестән дә, күңелләрне җилкетүче ат чабышлары булмаса, Сабантуйның яме китәр, күңелебез китек булыр иде. Ә без атлар белән саубуллашмыйбыз, алда әле узышлар булачак. Күпләрнең күңеленә хуш килгән «Аргамак» ат фес-тивале дә быел көзгә кадәр калмаячак. Көтәбез...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев