Максатларга ирешү өчен елның беренче көннәреннән ныклы хезмәт сорый.
Шушы уңайдан елның беренче аена нәтиҗә ясалды. Киңәшмәнең беренче өлеше Шушма елгасының урман кырында яңа сафка баскан атлар тәрбияләү үзәгендә башланды.

9 миллион 600 мең сумнан артыкка төшкән бу торак 36 атка исәпләнгән. Бүгенге көндә монда хуҗалыкның чабышкылары һәм пони аты тора. Киләчәктә районның барлык чабышкыларын шушында туплау, тәрбияләү, өйрәтү күз алдында тотыла. Районда атларга игьтибар бар. Аларны шушы үзәктә, халыкны, бигрәк тә балаларны ат спортына тарту, атта йөрү өчен дә мөмкинчелек булдыру зарур.
Фото, видео: автор
Нет комментариев