Халыкара өлкәннәр ункөнлеге кысаларында 29 сентябрь көнне Балтачта һәм Чепьяда ярминкәләр була.
Бу көнне хуҗалыклар, авыл җирлекләре, шәхси хуҗалыклар фермерлар, сәүдә оешмалары үзләре җитештергән товарларны, эшләнмәләрне, продукцияләрен тәкъдим итәчәкләр. Ярминкә иртәнге сәгать 7дә башлана. Рәхим итегез!
Ярминкәнең төп урнашу мәйданы – мәдәният үзәге янындагы машиналар кую урынында (парковка) һәм Ленин урамы буйлап "Альпари" кибетенә кадәр дәвам итәчәк. Димәк, ярминкә вакытында үзәк урамда өлешчә машиналар хәрәкәте чикләнәчәк. Шул сәбәпле, бер-беребезгә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булыйк.
Баш мөхәррир фотосы.
Нет комментариев