Кайбер хуҗалыкларда кукуруздан бушаган басуларны гына сөрәсе калды. Хәер алар уңышны җыйнап алу белән артыннан ук сөрелеп барыла.
Ә менә "Уңыш"та хәл хөрти. Хәзерге кебек 13-15 гектар гына җир сөреп барсалар, туңга сөреләсе 300 гектардан артык җирне эшкәртү өчен тагын бер айлап вакыт кирәк дигән сүз. Инде ноябрьгә ун көнләп кенә вакыт калды. Димәк, читтән ярдәм сорамасалар, җирләре сөрелмичә туңга кала дигән сүз. Район башлыгы Рамил Нотфуллин "Уңыш" күмәк хуҗалыгы җитәкчесе алдына мәсьәләне кискен итеп куйды.
Фото: http://999vrhost.ucoz.ru
Нет комментариев