Бүген районыбызда республика көне уңаеннан төрле чаралар узды.
«Сабантуй» ял паркы янындагы мәйданда узган традицион ат спорты ярышлары да Республика көне уңаеннан үткәрелде.
Ярышлар 6 төрдә ике яшьлек атлар, ярымтокымлы айгырлар һәм бияләр, гарәп атлары, чиста токымлы чабышкылар арасында узды. Алар 1200 — 1800 метр аралыктагы дистанцияләрдә көч сынашты.
Иң җитез атларга һәм аларның җайдакларына район башлыгы Рамил Нотфуллин дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.
Нет комментариев