Бүген Пыжмара якларына десант төште (+фоторепортаж)
Авыл хуҗалыгы

Бүген Пыжмара якларына десант төште (+фоторепортаж)

“Хезмәт” десанты бүген “Кама” хуҗалыгында булды.

Журналистлар хуҗалык җитәкчесе белән әңгәмә корды, ферма, машина-трактор эшчәнлеге, төзелеш эшләре белән танышты, уңган хезмәткәрләр белән очрашты.

Пыжмара фермасында Зөлфия апа Шәйхетдинова мөдирлек итә, Әтнә фермасын Гөлфәния Гыймадиева җитәкли. Сыерларның тамаклары тук, азыклары алдында, мөгри-мөгри күшәп яталар. Бозаулар да сөбханаллаһ!

Килгән саен фермаларда нинди дә булса үзгәреш сизелә, гел яңартып торалар. Бу хакта “Хезмәт” газетасында тулырак итеп язарбыз. Ә хәзергә фермалардан фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Фото: автор


Кама хуҗалыгы "Хезмәт" десанты

Нет комментариев