Бозау алу икенче пландагы эш түгел
Авыл хуҗалыгы

Бозау алу икенче пландагы эш түгел

Хуҗалыкларда сыерлардан бозау алу мәсьәләсе әһәмиятле икәнен һәр җирдә аӊлыйлар, әмма аӊа тиешенчә игътибар итү генә җитәрлек түгел.

1 августтан күмәк хужалыкларда 2708 баш бозау алынган, , ә ноябрь башыннан алынганы 171 баш тәшкил итә. Сан ягыннан караганда иӊ күп бозау «Дуслык»та - 201 баш, «Игенче»дә - 171 баш, «Сосна»да - 167 баш, «Кызыл юл»да - 161 баш, «Татарстан»да - 155 баш. Шул ук вакытта «Уӊыш»та - 56, «Труд»та - 113, «Алга»да - 114, «Борнак»та 118 баш кына бозау алынган. Бу хуҗалыкларныӊ зооинженерия һәм ясалма орлыкландыру белгечләренә нәтиҗә ясарга кирәктер.

250

Нет комментариев