Итне сөтне узган елга караганда ким җитештергән хуҗалыклар исәбенә быел ун айда район буенча 20 миллион 773 мең сум акча керми калды. Ягъни кайбер хуҗалыклар продукцияне былтыр ун айлык дәрәҗәдә генә җитештерсәләр дә, шуның кадәр өстәмә акча кергән булыр иде.
Югалтуның зур өлеше сөтчелеккә туры килә. «Уңыш»та узган елның ун аендагыдан 280 тонна сөтне ким җитештерү нәтиҗәсендә 5216 мең сум акча алынмый калды. Һәм тагын шундый өч хуҗалык бар:
|
Активист
|
158
|
2923
|
|
Татарстан
|
118
|
2267
|
|
Игенче
|
100
|
1843
|
Шул ук вакытта продукцияне узган елгыдан күбрәк җитештереп кенә дә зур суммада өстәмә акча алучыларның күп булуы сөендерә. Монда иң зур алгарышны Тимирязев исемендәге хуҗалык терлекчеләре ясады. 335 тонна сөтне былтырның ун аендагыдан күп җитештерү исәбенә 6 миллион 399 мең сум акча эшләделәр. Аннан кала мондый зур өстәмә алган хуҗалыклар түбәндәге сводкада:
|
Сорнай
|
242
|
4402
|
|
Алга
|
198
|
3649
|
|
Бөрбаш
|
201
|
3596
|
|
Яңа тормыш
|
186
|
3461
|
|
Смәел
|
195
|
3399
|
|
Маяк
|
185
|
3336
|
|
Дуслык
|
159
|
2946
|
|
Кызыл юл
|
146
|
2691
|
|
Якты юл
|
144
|
2625
|
Район буенча быел ун айда 1691 тонна сөт узган елның шушы чорындагыдан күп җитештерелде. Моңа өлешләре булган хуҗалыкларга барысы 30 миллион 709 мең сум акча керде. Узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда итне күбрәк җитештерү нәтиҗәсендә алынган акча да аз түгел - 19 миллион 773 мең сум тәшкил итте. Ун айда 207 тонна мөгезле эре терлек ите узган ел шул чордагыдан күп җитештерелде. Сводкадагы беренче сан - быел ун айда узган елның шул чорындагыдан артык җитештерелгән сыер ите (тонналарда), икенчесе - аннан кергән акча (мең сумнарда)
|
Сосна
|
60
|
5852
|
|
Труд
|
26
|
2344
|
|
Смәел
|
25
|
2308
|
|
Алга
|
26
|
2139
|
|
Тимирязев ис.
|
22
|
2129
|
|
Татарстан
|
18
|
1738
|
|
Кама
|
14
|
1412
|
|
Яңа тормыш
|
13
|
1331
|
|
Маяк
|
13
|
1183
|
|
Игенче
|
14
|
1166
|
Әмма ит җитештерүдә дә минуска эшләгән хуҗалыклар булды һәм шуның нәтиҗәсендә район буенча 4 миллион 548 мең сум акча алынмыйча калды. «Дуслык» терлекчеләре ун айда узган ел шул чордагыдан 14 тонна сыер итен ким сатып, 1401 мең сум акчаны алып җиткермәделәр. Һәм тагын дүрт хуҗалык:
|
Дуслык
|
14
|
1401
|
|
Кызыл юл
|
11
|
1034
|
|
Активист
|
7
|
616
|
Уңыш 6 тонна, 404 мең сумлык итне былтыргыдан ким җитештерде. Әмма бу чагыштырулар гына быел ун айны узган елның шул чорына карата минус белән төгәлләгән хуҗалык терлекчеләре начар эшләгән дигән сүз түгел. Арада итне, сөтне бер үзе райондагы өч-дүрт хуҗалык кадәр җитештергәннәре дә бар. Сүз үткән елларга карата чигенеш ясаган саен күпме акча югалтуыбыз турында. Чыккан түгел, әз булса да кергән яхшы бит. Ун айда узган ел белән чагыштырганда чыкканы кергәннең яртысына җитә язган: плюска эшләгән хуҗалыклар терлекчелектән барысы 50 миллион 201 мең сум акча алсалар, минустагылары исәбенә 20 миллион 773 мең сум югалган.
Нет комментариев