Гектардан 50 центнердан артык: Татарстанның өч районы рекорд куя
Якын көннәрдә республиканың барлык хуҗалыклары кырларга чыгачак
Бүгенге көндә Тукай, Зәй һәм Яңа Чишмә районнары югары уңыш күрсәтәләр. Аларда гектардан 50 центнердан артык ашлык чыга.
Зәй районы Татарстанда беренчеләрдән булып урып-җыюга старт бирде. Көзге бодайны суктыруга барлык агрофирмалар да кереште. Кырларга өч дистәдән артык комбайн чыкты.
Азнакай районы кырларына беренчеләрдән булып «Азнакай»хуҗалыгы аграрийлары чыкты. Монда бер үк вакытта өч комбайн эшли, аларга 40 000 гектардан артык бөртеклеләр җыеп алырга кирәк, тагын 20 000 гектарда техник культуралар чәчелгән. Төп бурыч — урып-җыю эшләрен вакытында тәмамлау һәм уңышны югалтуларсыз җыеп алу.
Нурлат районы игенчеләре дә уңыш өчен көрәшкә кереште. «Нурлат-Агро» хуҗалыгында көзге бодай суктыралар. Бу культура 2500 гектарда чәчелгән. Бункерлардан бушатылган ашлыкны оператив рәвештә элеваторга җибәрәләр.
"Яңгырлар бетте. Һава торышы урнашты. Мин барыгызны да югалтуларсыз җыеп алырга телим", - диде Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев.
Якын көннәрдә республиканың барлык хуҗалыклары кырларга чыгачак. Кайнар чор башлана. Хәзер көзге бодайның уртача уңышы гектардан 42 центнер, рапсның — 21 центнер. Алдынгылар рәтендә Зәй, Тукай һәм Яңа Чишмә районнары.
ТНВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев